news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре фотолары күргәзмәсе эшли

Әлеге күргәзмәдә Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Галиәсгар Камалның гаилә архивыннан фотолары урын алган.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Россия дәүләт сәнгать китапханәсендә татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре фотолары күргәзмәсе ачылды. Әлеге фотолар Татарстанның Милли китапханәсе фондыннан. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә 70кә якын фото урын алган. Алар арасында - күренекле мәгърифәтчеләрнең гаилә архивыннан булган фотолары да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot