news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар эшмәкәре ветераннар хөрмәтенә хәйрия ашы оештырды

Мәскәүдә татар эшмәкәре ветераннар хөрмәтенә хәйрия ашы оештырды

(Мәскәү, 19 апрель, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). Кичә Мәскәүдә "На Сретенке" ресторанында башкала һәм өлкәнең Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә хәйрия ашы булды. Оештыручы - Мәскәү эшмәкәре Халик Шәрифуллин, ул мондый очрашуларны берничә ел үткәрә инде.

Ветераннар бу көнне тәмле ашлар белән генә сыйланып калмады, ә иң мөһиме - бер-берсе белән аралашты һәм сугыш елларын искә төшерделәр.

Ветераннарны котларга Россия һәм Татарстанның Халык артисты Ренат Ибраһимов килде. Ул һәр ветеранга истәлеккә үз җырлары язылган аудиодиск һәм видеокассета бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot