news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар балалары өчен клуб эшли башлады

Ул Татар мәдәни үзәгендә урнашкан.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). 6 октябрьдән илебез башкаласында яшәүче татар балалары өчен оештырылган клуб үз ишекләрен ачты. Бу хакта Мәскәү Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
"Балачак иле" клубы — балалар ялы өчен уңайлы шартлар тудырылган, заманча җиһазланган уен бүлмәләре, татарча аралашу мохите, лабиринтлар, иҗади эшләр һәм спорт мәйданчыгы тәкъдим итә. Ул өр-яңа технологияләр һәм методикалар кулланып ясалган, диелә хәбәрдә. 
 
18 ноябрь көнне үзәкне оештыручылар "Балафест" фестивале үткәрәчәк. Чарада балалар өчен бай программа әзерләнгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot