news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә ТАССР Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге рәисе истәлегенә чәчәк салдылар

«Коммунарка» мемориаль зиратында гарәп илләрендә Тулы вәкаләтле вәкиле булган Кәрим Хәкимов та җирләнгән.

Мәскәүдә ТАССР Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге рәисе истәлегенә чәчәк салдылар
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге төбәкне торгызуга һәм үстерүгә өлеш керткән кешеләрне искә алуны дәвам итә. Бүген ТАССР Үзәк сайлау комиссиясе Президиумын җитәкләгән Рәүф Сабиров истәлегенә чәчәкләр салынды. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин «Коммунарка» махсус объектында — мемориаль зиратта булды. Бу урында СССР НКВДсының шул ук исемдәге ату полигоны булган махсус объекты эшли, анда репрессия барышында үлем җәзасына хөкем ителгән кешеләрне атып үтерәләр һәм җирлиләр.

Исемлектә 1921-1924 елларда ТАССР Үзәк сайлау комиссиясе Президиумын җитәкләгән Сабиров Рәүф Әхмәт улы да бар. Ул 1894 елның 1 декабрендә Казан губернасының Мамадыш өязе Айдар авылында туа. 1915 елда армиягә, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Бөтенроссия мөселман армиясенең икенче съезды делегаты (Казан) була. Аннары Мамадыш районы башкарма комитеты рәисе булып тора.

1929 елда Рәүф Сабировны партиядән чыгаралар һәм кулга алалар, «Солтангалиевның партиягә каршы төркемендә» катнашуда гаеплиләр. Ике ел төрмәдә һәм лагерьда ябылып торганнан соң Мәскәүнең «ЗИС» автомобиль заводында фрезерчы, станоклар ремонтлаучы, бригадир булып эшли. 1937 елда аны янә кулга алалар һәм шул ук елның 30 декабрендә атып үтерәләр.

1937 елның 2 сентябреннән 1941 елның 24 ноябренә кадәр «Коммунарка» территориясендә 6609 кеше җирләнгән. Федераль иминлек хезмәтенең Үзәк архивында ату буенча актлар нигезендә аларның исемнәре «Хәтер дивары»нда язып куелган.

Биредә шулай ук Совет Россиясенең гарәп илләрендә Тулы вәкаләтле вәкиле булган Кәрим Әбдрәүф улы Хәкимов та җирләнгән. Ул яшь Советлар Союзы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән шәхес. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100