news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә ТАССР оешуның 90 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү булды

Юбилей тантаналары шатлыгын төрле федераль структуралар, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, дипломатлар, дин әһелләре бүлеште

(Мәскәү, 22 май, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүдә ТАССР оешуның 90 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү булды. Тантаналарда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
Юбилей тантаналары шатлыгын төрле федераль структуралар, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, дипломатлар, дин әһелләре, РФ субъектларындагы вәкиллек җитәкчеләре, шулай ук Мәскәү төбәгендә яшәүче данлыклы ватандашларыбыз бүлеште.
Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында, аерым алганда, РФ Президенты эшләренең төп эксплуатация идарәсе башлыгы Александр Гладышев, Татарстан кураторы, РФ Дәүләт Советының эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге баш киңәшчесе Сергей Касаев, РФ Хөкүмәтенең административ департамент директоры урынбасары Александр Балыбердин, Россия Хөкүмәте беренче вице-премьеры Игорь Шуваловның ярдәмчесе Юрий Газарян, Сергей Собянин секретариаты җитәкчесе Андрей Кротов, РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, төрле министрлыкларның элеккеге җитәкчеләре Валерий Грайфер, Виктор Ерин, Николай Демидов, Шаген Донгарян, Валерий Ингревский, Анатолий Козлов һәм башкалар бар иде.
Татарстанны шулай ук Федерация Советы әгъзалары Әгъзам Гобәйдуллин һәм Алексей Пахомов, Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Хафиз Салихов һәм Виктория Черкесова тәкъдим итте. Кунаклар арасында танылган ватандашларыбыз – фән, сәламәтлек саклау, мәдәният эшлеклеләре, эшкуарлар бар иде. Алар – Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин, Россия хәрби академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, кинорежиссер, сценарийлар авторы һәм актер Сергей Говорухин, җырчылар Ренат Ибраһимов һәм Наилә Фатехова, “Алмаз-холдинг” зәркән компаниясе генераль директоры Флүн Гомәров, “СУПР” ААҖ генераль директоры, тау фәннәре академигы Азат Вәлиев, Россия Герое Ильяс Дауди.
Кабул итүдә Татарстан белән сәүдә-икътисади элемтәләрне актив рәвештә үстерүче чит илләрнең (Венгрия, Чехия, Төркия, Казакъстан, Әзербайҗан, Франция, Германия, Төркмәнстан, Күвәйт) дипломатик миссияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә бар иде. Бәйрәм тантаналары шатлыгын Башкортстан, Саха-Якутия, Ингушетия, Дагыстан, Төньяк Осетия-Алания вәкиллекләре башлыклары да бүлеште.
Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
“Моннан 90 ел элек автономия гамәлгә куела һәм юридик төстә рәсмиләштерелә, ул бүгенге көндә Татарстан исемен йөртә, ә ул чагында ТАССР дип атала иде”, - диде Ф.Мөхәммәтшин һәм нәкъ менә шул чакта Татарстанның РСФСР составында үсү мөмкинлегенең юридик нигездә рәсмиләштерелүен һәм Россия Федерациясенең федератив төзелешенә нигез салынуын ассызыклады.
“Бик җитди вәкаләтләр алган күп кенә автономияләр үз проблемаларын мөстәкыйль хәл итәргә кереште һәм тизләтелгән үсеш юлына чыкты”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин соңгы елларда республиканың социаль-икътисади үсештә җитди алга китүен зур горурлык белән билгеләп үтте. Татарстанда җитештерелгән продукциянең 60 проценттан артыгы чит илләргә чыгарыла.
Республика нефть сәнәгатендә үсеш темпларын саклый, ел саен 32 миллион тонна “кара алтын” чыгара. Бу елларда республика нефть химиясе, машина төзелеше, халык хуҗалыгының башка күп кенә тармакларын үзләштерде, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Ул торак төзелешендәге уңышларны аерым билгеләп үтте.
Татарстан парламенты башлыгы кунакларны ТАССРның 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республикада узачак киң колачлы чаралар белән таныштырды. Чыгышының ахырында ул ТАССР оешуның 90 еллыгына килергә һәм бу шатлыкны бүлешергә мөмкинлек тапкан барлык кунакларга рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot