news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә тарихчы Габделхан Әхтәмҗанның яңа китабы тәкъдим ителде

Көнчыгышны өйрәнгән галим Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде.

(Мәскәү, 20 апрель, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Мәскәүдә тарихчы, дипломатия белгече Габделхан Әхтәмҗанның «Белем алу — минем язмышым» («Познание — моя жизнь») китабы тәкъдим ителде. Бу китапны Габделхан Әхтәмҗанның хезмәттәше, көнчыгышны өйрәнгән, язучы, дипломат Йолдыз Хәлиуллин тәкъдим итте.

Яңа хезмәт белән танышыр өчен кичәгә Мәскәү татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелган иде.

МГИМО университетының профессоры Габделхан Әхтәмҗан Мәскәү шәһәрендә туып-үсеп, халыкара мөнәсәбәтләр тарихын өйрәнә, МГИМОда Европа һәм Америка илләре сәясәте кафедрасын җитәкли, Мәскәү татар академиклары оешмасы рәисе итеп сайлана. 87 яшьтә булуына карамастан, ул татар милли-мәдәни мохтәрияте, Мәскәүдәге Татарстан тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырган иҗтимагый чараларда бик актив катнашып килә, татар яшьләре өчен тарих буенча лекцияләр укый, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясый. Тик бу юлы, сәламәтлеге какшау сәбәпле, профессорның якыннары аның өйдә калуын теләгән.

Кичәдә "Мирас" фольклор ансамбле, профессор Әхтәмҗанның дуслары чыгыш ясады, аксакалга сәламәтлек, иҗади озын гомер теләкләре яңгырады. Иҗат кичәсен оештыручыларның берсе - "Яңа гасыр" телеканалы корпунктының директор урынбасары Александр Ерашов Габделхан Әхтәмҗанга Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды. Бүләкне аның улы, МГИМО доценты Илдар әфәнде Әхтәмҗан кабул итеп алды.

Булгаков әсәрләре буенча танылган Патриарх буасы янында урнашкан «Дом на Патриарших» мәдәни үзәгендә яхт-клуб, «Камелия» хатын-кызлар клубы, «Яңарыш» татар клубы урнашкан. Хәзер исә ул Мәскәү шәһәренең Пресна районының татар милли-мәдәни мохтәрияте өчен база булып тора.

«Пресна районы мохтәриятенең эшчәнлеген торгызырга, болай да бай программалы мәдәният үзәгенә татар милли рухы кертергә телибез. Пресна - Мәскәүнең иң үзәк, иң борынгы, бай районы. Монда быел беренче тапкыр шәһәр сабантуе оештырырга теләк бар», - дип сөйләде мәдәни үзәк директоры Илдар Хәлилулин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100