news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә танылган рәссам Альфрид Шәймәрдановның шәхси күргәзмәсе ачылган

Күргәзмә танылган грузин рәссамы Нико Пиросмани вафатына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Мәскәүдә танылган рәссам Альфрид Шәймәрдановның шәхси күргәзмәсе ачылган. Россия сәнгать академиясенең Идел буе бүлегендә урнаштырылган күргәзмәдә картиналарны 7 сентябрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары "Штаб"ы.
 
Күргәзмә танылган грузин рәссамы Нико Пиросмани (1862 - 1918) вафатына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган.  
  • Альфрид Шәймәрданов “Naiv Art” стилендә эшли һәм Россиядә, чит илләрдә әлеге стиль буенча күргәзмәләрдә катнаша. Беренче тапкыр ул 1997 елда, Словакиянең Братислава шәһәрендә узган Бөтендөнья “Naiv Art” күргәзмәсендә катнашып, Татарстанны таныткан иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot