news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдә танылган кырымтатар галиме Рефат Аппазов вафат булды
Кырымтатар галиме, техник фәннәр докторы, профессор Рефат Аппазовның җәсәден Симферопольгә алып кайтып җирләделәр
Скопировать ссылку
(Симферополь, 24 апрель, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Симферопольдә 88 нче яшендә Мәскәүдә вафат булган танылган кырымтатар галиме, техник фәннәр докторы, профессор Рефат Аппазовны соңгы юлга озаттылар. Васыяте буенча Р.Аппазовның җәсәден Симферопольгә алып кайттылар һәм шәһәрнең бер зиратында җиргә тапшырдылар. Галимне соңгы юлга озату мәрасиме Симферопольнең Кәбир Җами мәчетендә үтте.
Рефат Аппазов 1920 елда Симферопольдә туган, 1939 елда Ялтада урта мәктәпне тәмамлаган. Шул ук елны Мәскәүнең Бауман исемендәге югары техник училищесынның сугыш кирәк-яраклары факультетына укырга керә. 1946 елда ул аны тәмамлап чыга һәм билгеләнү буенча Мәскәү янындагы элеккеге Артиллерия заводына (хәзер ул Ракета техникасы буенча фәнни-тикшеренү институты) эшкә җибәрелә. Шуннан ярты елга Германиягә җибәрелә, анда ул хәрби ганимәт техникасын, аерым алганда, еракка хәрәкәт итә торган ФАУ-2 баллистик ракеталарын өйрәнә. Ул шунда конструктор Сергей Павлович Королев белән очраша һәм соңыннан 20 ел аның кул астында эшли. Аның барлык эшләнмәләрендә дә, немец ФАУ-2 һәм беренче Р 1 еракка хәрәкәт кылучы идарә ителә торган ракеталардан башлап, «Энергия-Буран» ракета-космик комплексына кадәр катнаша.
1980 еллар азагында Рефат Аппазов үз халкының хокукларын тергезү буенча алып барылган милли хәрәкәткә кушыла, кырымтатар халкы Корылтаеның икенче чакырылышын оештыруны башлап йөри, кырымтатар Милли Мәҗлесе президиумы әгъзасы була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot