news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә табигый бәла-каза: үлүчеләр дә бар

Мәскәү һәм Мәскәү янында кабат гарасат котыра.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Мәскәү һәм Мәскәү яны торак пунктларына коточкыч табигый бәла-каза әйләнеп кайткан. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр дә бар. Социаль челтәр кулланучылар да Мәскәүдә җил һәм яңгыр көчәюе турында хәбәр итте.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Мәскәү өлкәсе Дмитровский районында табигый бәла-каза вакытында һәлак булучы турында хәбәр итте, дип яза RT. Яңгырдан кул чатыры астына яшеренгән ир-атны яшен суккан, диелә.

Мәскәү янындагы бер авылда хатын-кызны да яшен сугып үтерүе хакында әйтелә.

Сүз уңаеннан, Мәскәү өлкәсендә якынча 4,4 мең кеше, һава шартлары бозылу сәбәпле, утсыз калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot