news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә төзелә торган торак пунктта янгын чыккан

Башкаланың Обручев урамында төзелә торган яңа торак комплексында агач материалларына ут капкан.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең көньяк-конбатышын урнашкан бер торак комплексындагы мәйданда төзелеш агач материаллары янган. Бу хакта “Российская газета”га Мәскәүнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Идарә мәгълүматлары буенча, хәзер Обручев урамында төзелә торган яңа торак комплексында төзелеш агач материалларына ут капкан. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән.

Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Гадәттән тыш хәлнең барлыкка килү сәбәпләре ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot