news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Төбәк инвестиция сәясәте буенча эксперт советының беренче утырышы уза

Совет Россия төбәкләрендә инвестиция активлыгын стимуллаштыру һәм өметле инвестиция проектларына ярдәм итү максатыннан төзелгән иде

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә Төбәк инвестиция сәясәте буенча эксперт советының тәүген утырышы уза. Аның эшендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин катнаша.

Совет Россия төбәкләрендә инвестиция активлыгын стимуллаштыру һәм өметле инвестиция проектларына ярдәм итү максатыннан төзелгән иде. Ул үз составында эре банклар, инвестиция, эксперт компанияләре вәкилләрен, Россия һәм чит илләр инвесторларын берләштерә. Эксперт советы төбәкләрнең инвестиция проектларын сайлап алу, аларны алга таба финанслау өчен тәкъдимнәр әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Сайлап алуны уңышлы узган проектларга федераль, төбәкара һәм хөкүмәтара дәрәҗәдә административ һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтеләчәк.

Бүген советның Мәскәүдә узучы беренче утырышында аның эш регламенты һәм инвестиция проектларын карауга әзерләүнең бердәм стандартлары расланачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.



news_right_1
news_right_2
news_bot