news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә сугыштан соңгы беренче Сабан туен оештырган Мөхәммәт Миначев вафат булды

Тумышы белән Түбән Новгородтан булган татар активисты бүген Мәскәүдә җирләнәчәк.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мәскәү татарларының күренекле вәкиле Мөхәммәт Миначев гомер буе татар милләте өчен янып яшәде. Зур галимнәр башкара алмаган хезмәтләр башкарды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Мәскәү журналисты Нәзифә Кәримова хәбәр итте.

Искәртеп үтик, күренекле татар активисты, башкалада Бөек Ватан сугышыннан соң беренче Сабан туен (1987 ел) оештырган җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Миначев 11 февральдә инсульттан вафат булды. 

“Кичә татарның күренекле улы, активист, милләтпәвәр Мөхәммәт ага Миначев арабыздан китте, - ди Нәзифә Кәримова. - Шәхсән мин андый милләт җанлы, үз халкын яраткан башка кешене белмим. М.Миначев белән 25 ел иңгә-иң эшләдек. Аның оптимист рухлы, эзләнүчән, төрледән-төрле идеяләргә бай булуы барыбызны да сокландыра иде. Мәскәүдә яшәүче татарлар аның белән горурлана. Мөхәммәт ага тирән фикерле шәхес иде, теләсә нинди вакыйгага үзенең үзенчәлекле карашын белдерә торган иде. Эшләп булмаслык гамәлләрне дә башкарып чыга алуы белән башкаларда өмет чаткысы уятып яшәде. Мәсәлән, Мәскәү татарларына Әсәдулла йортын кайтаруда зур тырышлык күрсәтте. Мәскәүдә татар сыйныфлары, мәктәпләре ачтыруда зур көч куйды. Милләткә карата планнары гел зурдан иде.

Шунысы да мөһим: башлаган эшен җиренә җиткерә алды. Мөхәммәт ага хөкүмәт өчен җайлы кеше булмады. Казанда уза торган милли чараларга рәсми рәвештә чакырмасалар да, үз акчасын түләп барды. Татарстанда төрле китап презентацияләрендә, очрашу-кичәләрдә катнашып, үз фикерен төгәл белдерә торган иде. Мөхәммәт абый күп еллар Мәскәүдә 1990 елда оешкан "Ватан" фиркасен җитәкләде. Татарның милли бәйрәме Сабан туен да Мәскәүдә беренчеләрдән булып ул оештырып йөрде. Моннан ун ел элек Бөтендөнья татар конгрессы аның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Татар халкына фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләде”.

Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Нәзифә Кәримова шулай ук М. Миначевның соңгы хезмәтен дә югары бәяләп узды. 2014 елда Мөхәммәт Миначевның "Топонимический словарь Мещеры" дигән китабы дөнья күргән иде. “Мөхәммәт абыйның югары белеме дә юк иде. Ләкин ул үзлегеннән укыды, эзләнде, галимнәр башкара алмаган хезмәтләр язды. "Топонимический словарь Мещеры" китабында Түбән Новгород, Мәскәү, Владимир, Рязань, Пенза, Тула һәм башка өлкәләрдәге атамаларның килеп чыгышы турында белешмә бирелә”, - ди Н.Кәримова.

“Татар-информ” хәбәрчесе Мөхәммәт Миначевның туганы Рафаэль әфәнде белән дә элемтәгә чыкты. “Бу сәгатьләрдә мәрхүмнең соңгы юлга озату кәгазьләрен барлап йөрим. Ниятебез абыйны Мәскәүдә җирләү. Төштән соң Даниловский каберлегенә барачакмын. Әлегә кайда һәм кайчан күмеләчәге тәгаенләнмәгән. Олы кайгыбызны уртаклашып шалтыратканыгыз өчен рәхмәт”, - диде Рафаэль әфәнде.

Белешмә: Мөхәммәт Миначев 1938 елда Түбән Новогород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Ендовище авылында туган. Мәскәү каласында озак еллардан бирле татар милли тормышында актив катнаша. Татар милләтенең күренекле шагыйрь, язучыларына багышланган чаралар оештыра. 1988 елда "Туган тел" татар мәдәниятен яратучылар оешмасына нигез сала. Милләткә кагылышлы хезмәтләре белән дан тота. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100