news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Шереметьево аэропортын су баскан

Ике атна аномаль эсселектән соң Мәскәүнең кайбер районнарында яшенле көчле яңгырлар башланды.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә көчле яңгырлар сәбәпле, Шереметьево аэропорты территориясен су баскан, дип хәбәр итә ТАСС.

Аэропортка очкан самолетлар башка шәһәрләргә һәм аэропортларга җибәрелгән. Шереметьево сайтында онлайн-таблодан алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 16 рейс башка аэропортларга җибәрелгән. 

Күп кенә рейслар 30-50 минутка тоткарлана. Социаль челтәрдә бастырылган видеодан күренгәнчә, самолетлар зур күлдәвекләр эчендә тора.

Ике атна аномаль эсселектән соң Мәскәүнең кайбер районнарында яшенле көчле яңгырлар башланды. Башкала хакимиятләре автомобильчеләрне юлларда куркыныч булуы турында кисәтте, шулай ук җәмәгать туклануы биналары хуҗаларына җәйге верандларны ябарга киңәш итте.

«Яңгыр аркасында унлап урам һәм юлларны су баскан. Моннан тыш, урыны белән белән Шереметьево аэропорты территориясен су баскан, самолетлар суда тора», — дип хәбәр итә ашыгыч хезмәтләр.

Шулай ук башкаланың бер районында куеп калдырылган берничә машинага зыян килүе һәм балалар мәйданчыгында агач авуы турында хәбәр ителә. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100