news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт була

Иҗади төркемне Сара Садыйкованың 96 яшьлек кызы Әлфия Айдарская җитәкли.

Мәскәүдә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт була
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга багышланган концерт була.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда ТРның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов, Рөстәм Гыйльфанов, Әхмәт Кәримов (баян), Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе колисты Гөлнара Байназарова һәм башка артистлар һәм музыкантлар катнаша.

Иҗади төркемне Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская җитәкли. Аңа 96 яшь булуга карамастан, ул Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә даими рәвештә әти-әнисе истәлегенә концертлар оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100