news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Сабантуйга әзерләнәләр

Мәскәүдә Сабантуйга әзерләнәләр

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). Мәскәүдә Сабантуйга әзерлек башланды. Бәйрәм 3 июльдә, узган елдагы кебек "Битца" ат-спорт комплексында үтәчәк һәм Казанның 1000 еллыгына багышланачак.

"Сабантуй-2005"не оештыру комитетының җитәкчесе - Татар мәдәни-мәгърифәт үзәгенең директоры Әнвәр Хөсәенов. Бәйрәмгә әзерләнүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә.

Мәскәү өлкәсендә сабан бәйрәменең беренче әләме иң эре шәһәрләрнең берсе Балашихада күтәреләчәк. Анда Сабантуй 18 июньдә була, аңа әзерлек Мәскәү өлкәсенең Татар милли-мәдәни төбәк мохтәриятендә мартта ук башланган иде. Оештыру комитеты Мәскәү өлкәсенең Балашиха районының хакимият башлыгы В.Самоделов рәислегендә бәйрәмгә әзерлек эшләрен тәмамлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot