news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә русларга һәм грузиннарга Газинур Гафиятуллин батырлыгы турында сөйләделәр

Сугыш вакытында барлыгы 445 совет солдаты дошман амбразурасына капланып, үзен корбан иткән, алар арасында - 24 милләт вәкиле.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Милләтләр йортында даими оештырылып торучы милләтара патриотик кичәдә рус, грузин һәм татар милләте вәкилләре "Матросов батырлыгы"н кылган геройлары турында сөйләде, дип яза sputnik-georgia.ru.

Кичәнең мактаулы кунагы, Бөек Ватан сугышы ветераны Артем Азиров: "Бөек Җиңүгә без халыклар дуслыгы, бердәмлек һәм үзеңне корбан итү бәрабәренә ирештек. Әмма сугыш – ул котычкыч нәрсә, киләчәктә аны булдырмау өчен без барысын да эшләргә тиеш", – дип белдерде.

"Матросов батырлыгы" дигәндә, дошманны туктату өчен амбразурага ташланган батыр солдат күз алдына килә. Тарихта калган факт – 1943 елның февралендә Александр Матросов нәкъ шулай эшләгән. Сугыш вакытында барлыгы 445 совет солдаты үзен корбан иткән, алар арасында 24 милләт вәкиле бар.

Мәскәүдә үткәрелгән очрашуда катнашучылар Бөек Ватан сугышында үз гомерләре исәбенә дошманны туктаткан сугышчылар турында докладлар белән чыгыш ясады. Үзләрен корбан иткән геройлар истәлеген саклау комитеты рәисе урынбасары Сергей Звягин Волгоград өлкәсеннән Александр Панкратов турында бәян итте, Россиядәге Грузия милли-мәдәни автономиясе карамагындагы Яшь лидерлар советы кураторы Андро Иванов яшь грузин кызы Александра Нозадзе батырлыгы турында искә төшерде.

Мәскәү шәһәре Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Эльвира Фатякова татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин батырлыгы турында сөйләде. Эльвира шулай ук сугыш елларында Мәскәү биналары түбәләрендә фугаслы бомбаларны юк иткән әбисе, Тарту шәһәре өчен сугышта 282 нче укчы дивизиясе составында сугышкан бабасы турында да хатирәләрен яңартты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100