news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Рудольф Нуриев турында фильмның премьерасы була

Фильмда элек Нуриевның тамашачыларына билгеле булмаган уникаль видеоматериал тәкъдим ителгән.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 29 сентябрьдә Мәскәүнең «Каро Октябрь» кинотеатрында «Нуриев. Его сцена — весь мир» документаль фильмы премьерасы булачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм Мәскәүдә дөнькүләм премьерадан соң 4 көн узгач күрсәтелә. Премьерага фильм режиссерлары Джеки белән Дэвид Моррислар, шулай ук фильм продюсеры Тревор Битти килә.

Режиссерлар бию короле үлгәннән соң 25 ел узуга карамастан, Рудольф Нуриев язмышы тамашачыларны кызыксындыруын сөйли. Аның турында берничә фильм төшерелгән һәм китаплар язылган. Морислар элек тамашачыларга билгеле булмаган уникаль видеоматериал тапканнар. Бу кадрларда аның Марта Грэм, Пол Тейлора һәм Мюррей Луи кебек хореографларның балетларын кабатлавы төшерелгән.

Кинотасма Нуриевның биографиясеннән башлана. Аның популярлык феномены өйрәнелгән. Кадрда артист сөйләүче буларак чыга.

Фильмның консультантлары Нуриевне шәхсән белгән кешеләр – танылган балериналар, хореографлар, балет тәнкыйтьчеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100