news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Рубин" белән ЦСКА уены тигез исәпкә тәмамланды

Россия чемпионатының 15 турыннан соң казанлылар активында 20 очко бар.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Премьер-лигасының 15 туры кысаларында Мәскәүнең «Арена ЦСКА» стадионында ЦСКА белән "Рубин" уйнады. Очрашу 0:0 исәбенә тәмамланды

Искәртеп узабыз: узган турда да "Рубин" үз кырында "Ростов" белән тигез исәпкә уйнаган иде.

Россия чемпионатының 15 турыннан соң казанлылар  активында 20 очко бар, алар турнир таблицасында 9нчы урынны били.

30 ноябрь көнне узачак киләсе турда казанлылар үз кырларында Туланың "Арсенал" командасын кабул итәчәк.

ЦСКА (Мәскәү) – «Рубин» (Казан) – 0:0 (0:0).

Кисәтүләр: Вернблум – Санчес, Рочина.

«Рубин»: Рыжиков, Санчес, Самбрано, Бурлак, Набиуллин, Камболов (Оздоев, 85), М'Вила, Җамалетдинов, Рочина (Девич, 69), Гарсия (Бауэр, 90+3), Жонатас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100