Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Россия Үзәк банкы бинасында янгын булган
Янгында мөһим документларга зыян килмәгән.
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Мәскәү үзәгендә Россия Үзәк банкында чыккан янгын мөһим документларга зыян салмаган. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.
Кичә кич Россия Үзәк банкы бинасында янгын чыккан. 20.57 сәгатьтә 30 квадрат метрда янгын сүндерелгән, дип хәбәр иткәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
“Янгын чыгуын раслыйбыз. Зыян күрүчеләр юк”, - дип әйткәннәр агентлыкка Россия Үзәк банкында.
Мәскәүдә Үзәк банкы бинасында янгын вакытында оргтехника янган, дип сөйләгән агентлыкка үз чыганагы. "Югарыдагы этажларның берсендә оргтехника янды", - дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз