news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Россия-спорт державасы” форумын үткәрүдә катнашкан татарстанлылар бүләкләнде

Рөстәм Миңнеханов бүләкләнүчеләрне котлап, спортның берләштерү ролен аеруча билгеләп үтте

(Мәскәү, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Кичә Кремльдә “Россия-спорт державасы” Беренче Бөтенроссия форумына әзерлек һәм үткәрү эшләрендә актив катнашкан Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Президенты Д.Медведевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
РФ Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариевка, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровка, “Татнефть” ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка дәүләт башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Президентның РФ Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары, “Россия олимпиячеләренә ярдәм итү фонды” идарәсе рәисе, форумны оештыру комитеты рәисе урынбасары Алексей Кулаковский катнашты. Алар шулай ук Президентның Рәхмәт хатларына лаек булган иде.
Казанда спорт форумы узган елның 22–23 октябрендә булды. Анда 3,5 мең кеше катнашты, алар исәбендә халыкара спорт федерацияләренең 11 җитәкчесе, фәнни мәктәп вәкилләре, танылган спортчылар, Россия төбәкләре башлыклары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов бүләкләнүчеләрне котлап, спортның берләштерү ролен аерым билгеләп үтте. “Спорт форумы барлык Россияне җыйды. Спортта “башка дин”, “башка милләт” дигән бүлгәләүләр юк, биредә бар да бертигез”, - диде ул.
“Мин Россия Президентының Татарстан Республикасына, Казанга һәм барыбызга да шундый югары бәя бирүенә шатмын”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
“Хәзер безнең алда 2013 елда Казанда Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрү, спортчыларны тиешле дәрәҗәдә әзерләү бурычы тора”, - дип ассызыклады Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100