Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Россия ислам академиясе булдыру турында сүз бара
Татарстан мөфтие Дагстан җирле телеканал редакциясендә баргач, шул хакта белдергән
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Дагстанда 2 декабрьдә башланган Төньяк Кавказ дини лидерларының II конгрессы эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашканын “Татар-информ” алдан хәбәр иткән иде. Эшлекле сәфәр вакытында ул “Безнең Милли Телевидение” (ННТ) телеканалы редакциясендә булды, диелә Татарстан мөфтияте белешмәсендә.
Аерым алганда, мөфти хәзрәтне әлеге матбугат чарасының эшчәнлеге белән якыннан таныштырганнар, кыска гына экскурсия үткәргәннәр. Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук телеканал җитәкчесе Мөхәммәд Мөхәмәдов һәм “Ассалам” газеты редакторы Газиз Мичигишев белән дә очрашып, киләчәктә хезмәттәшлек итү турында фикер алышкан. Аннары ул конгресс турында фикерләре белән уртаклашкан.
Бу хакта видеоязма бар. Анда Камил хәзрәт конгресс барышында Мәскәүдә Россия ислам академиясе булдыру проекты идеясе игълан ителүе турында әйтә. Әлеге академия территориясендә ил башкаласы мөселманнары өчен мәчет салу да күздә тотыла. Кавказда сәясәтне яктыртучы kavpolit.com когресста шул мәсьәләдә чыгыш ясаган Мәдәният, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды директоры урынбасары Али Полосин сүзләрен китерә, мондый академия булдыруга ихтыяҗ, андый дини учреждение радикаль экстремизмга каршы тору мөмкинлеге бирәчәге турында моннан 2 ел элек үк Махачкалада Төньяк Кавказ дини лидерларының I конгрессында Бөтендөнья мөселман галимнәре берлеге генераль секретаре шәех Али Мөхеддин әл-Карадаги (Катар) әйткән булган.
Татарстан мөфтие журналистларга шулай ук ике республикада рухи-агарту программалары һ.б. турында сөйли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз