Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе үткәрелә
Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә 15 августта Мәскәүнең Асадуллаев йортында уза.
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондынан хәбәр иттеләр.
Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә 15 августта Мәскәүнең Асадуллаев йортында уза.
Оештыручылар билгеләп узганча, кичәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Ваһапов фестивале лауреатлары Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов һәм башкалар катнаша.
Кичәне оештыручылар – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәскәү татарлары автономиясе, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды.
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре традицион август аенда үтә. Быел Мәдәният көннәре программасында – Татарстанан сәнгать осталары концерты һәм "Нәҗибә" фильмының презентациясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз