news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Равил Бохараевның яңа китапларын тәкъдир итү булды

Мәскәүдә Равил Бохараевның яңа китапларын тәкъдир итү булды

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). 4 февральдә Мәскәүнең Үзәк Журналистлар йортында танылган язучы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Равил Бохараевның укучылар белән очрашуы узды. Бу кичә язучының "Эчкерсезлек ностальгиясе" ("Ностальгия по Откровению") һәм "Алтын урда шигърияте" китаплары дөнья күрүгә багышланган иде.

Автор сүзләренчә, "Эчкерсезлек ностальгиясе" китабы - "Төньяк ислам тарихы буенча әңгәмәләр" монументаль хезмәтенең бер өлеше. Аның төп идеясе - Россиядә ислам һәм христиан дине үсешенең мәдәни-тарихи һәм цивилизацион процесслары охшашлыгын ачыклау. Р.Бохараевның тикшеренүләре рус, гарәб-мөселман һәм Көнбатыш Аурупа чыганаклары һәм әдәбиятыннан алынган тарихи фактлар һәм таныклык елъязмаларына нигезләнгән.

Очрашуда Р.Бохараевның дуслары һәм хезмәттәшләре, Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, шул исәптән, әдәбиятчы, шагыйрь-тәрҗемәче В.Ганиев, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры А.Әхтәмҗан, Россия Табигать фәннәре академиясе академигы А.Хәзәнов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot