news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Рамазан чатыры" татар-башкорт студентларын берләштерәчәк

Мәскәү татарлары “Штабы” авыз ачу чараларын “Бердәм илнең бердәм халкы” девизы белән оештыра.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Мәскәүнең Мемориаль мәчетендәге “Рамазан чатыры"нда 29 майда - төрки халыклар вәкилләре, 5 июньдә башкаланың татар-башкорт һәм башка төрки халык студентларына ифтар уздырыла. Бу хакта Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге хәбәр итә. 
 
Мәскәү татарлары “Штабы” авыз ачу чараларын “Бердәм илнең бердәм халкы” девизы белән оештыра. “Рамазан чатырында” үткәрелгән ифтарларның төп максаты – татар-башкортлар һәм башка төрки халыклар арасында ислам дине кыйммәтләрен җәелдерү, яшь буын вәкилләренә милли һәм дини мирасны аңлату һәм Россия төрки халыкларын берләштерү.
 
Мәскәү татарлары “Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, ифтарларга бөтен төрки халыкларның милли җәмгыятьләре һәм студентлар, яшьләр оешмасы вәкилләре чакырылачак. Гомумән, чараларда теләгән һәркем катнаша ала.
 
“Мәскәүдә төрки халыклар, шулай ук яшьләр милли эшләрдә берләшергә тиеш. Ифтарлардан соң беренче чиратта татар һәм башкортлар, гомумән, башка төрки халыклар арасында бердәмлек артыр, дип уйлыйбыз”, - диде Гөлнара Яруллина.
 
Программада вәгазьләр, мөнәҗәтләр, милли рухтагы чыгышлар каралган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100