news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Рамазан чатыры” ачыла

Дини-мәдәни проект кысаларында милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен бәйрәм, Коръән уку бәйгеләре, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре һ.б. була.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 15 майда Мәскәүнең Тәүбә тавындагы мәчет каршында Рамазан чатыры ачыла. Чатыр эшләү дәверендә анда бер меңнән артык кеше килү көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Марат хәзрәт Арсланов хәбәр итте.

16 майдан 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге дини-мәдәни проект кысаларында милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен балалар бәйрәме, Коръән уку бәйгеләре, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре һәм башка бик күп чаралар үтәчәк.

“Матур гадәт буенча, быел да Рамазан чатыры урнаштырдык. Анда узачак социаль чаралар төрле дин һәм милләт вәкилләрен берләштерә. Проектның төп максаты - халыклар арасында ислам дине кыйммәтләрен җәелдерү, яшь буын вәкилләренә милли һәм дини мирасны аңлату. "Рамазан чатыры" төрле милләт мөселманнарын бер урынга җыя”, - диде Марат хәзрәт Арсланов.

Әлеге чатырның ишекләре һәркем өчен ачык булачак, ди оештыручылар.

“Рамазан чатыры” – Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән ел саен оештырыла торган үзенчәлекле агарту-мәдәни проекты.

  • 2018 елда рамазан ае башлану вакыты 16 майга туры килә, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 майда укыла.
  • Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә. Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100