news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Рамазан аена багышлап чыгарылган дизайнер киемнәрен тәкъдим итәчәкләр

Мәскәүдә зур хәләл продукция фестивале үткәрелә.

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). 13-15 апрельдә Мәскәүдә Wandi Ramadan Bazar исемле фестиваль кысаларында Рамазан аена багышлап чыгарылган дизайнер киемнәрен тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Бөтенденья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Чарада Россиядән һәм чит илләрдән, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Катар, Төркия, Сирия, Бельгия, Марокко һ.б. дәүләтләрдән мөселман продукциясе җитештерүчеләр катнашачак. Фестиваль кунаклары мөселманнар өчен махсус Рамазан аена багышлап чыгарылган дизайнер киемнәре, хәләл бизәнү әйберләре һәм хушбуйлар, сәнгать әсәрләре, ювелир эшләнмәләр белән таныша алачак.

Шулай ук, оештыручылар мөселман илләренең милли ризыкларын авыз итәргә тәкъдим итәчәк

news_right_1
news_right_2
news_bot