news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды

Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Вәлиев, Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ярамир Низаметдинов катнашты.

(Мәскәү, 22 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Мәскәү шәһәренең "Москвич" мәдәният үзәгендә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды.

Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Вәлиев, Сиринә Зәйнетдинова, Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ярамир Низаметдинов кебек Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең танылган артистлары чыгыш ясады.

"Хәзер нәрсә булса да булсын, татарча гына булсын дигән әйбер китте. Бу дөрес түгел. Без сыйфатлы, затлы сәнгать әсәрләрен генә тәкъдим итәргә тиеш", - диде фестивальнең продюсеры Рифат Фәттахов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Фестивальнең максаты  - татар сәхнәсенә яңа артистлар, музыкантлар чыгару. Шулай ук бөтен дөньяга сибелеп яши торган татарларны берләштерү, яңа талантлар ачу.

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале тамашачы һәм катнашучылар арасында елдан-ел популярлаша. Әйтик, быел фестивальдә катнашырга 122 гариза килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100