news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Рәшит Кәлимуллинның авторлык концерты узачак

Концертта Татарстанның атказанган артисты Василий Вәлитов дирижерлык итәчәк.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). 11 сентябрьдә Мәскәү дәүләт консерваториясенең Зур залында Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе, Россия халык артисты Рәшит Кәлимуллинның авторлык концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Композитор үзенең визит карточкасы булган: “Симфоник бизәкләр”, “Оркестр белән фортепиано өчен концерт”, “Оркестр белән тенор-саксофон өчен концерт” әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Сәхнәдә танылган солистлар һәм “Орфей” радиосы симфоник оркестры чыгыш ясаячак.

Солистлар арасында Мариинск театры солисты Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков булачак.

Концертта Татарстанның атказанган артисты, зур музыкаль проектлар һәм фестивальләр авторы, күпкырлы музыкант Василий Вәлитов дирижерлык итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot