news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә, Путинның Президентлыкка кандидат булуын яклап, имза җыя башладылар

Имза җыю буенча беренче пунктлар Хабаровскида ачылган.

Мәскәүдә, Путинның Президентлыкка кандидат булуын яклап, имза җыя башладылар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә,  илнең хәзерге лидеры Владимир Путинның Президентлыкка кандидат буларак үз-үзен тәкъдим итүен яклап, имза җыю буенча биш пункт эшли башлады, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Россиянең 15 шәһәрендә имза җыю урыннары ачарга ниятләнә, дип хәбәр иттеләр “Волонтеры Победы” хәрәкәте вәкилләре «Интерфакс»ка биргән әңгәмәдә.

Имза җыю урыннары 11.00-19.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Имза җыю буенча беренче пунктлар Хабаровскида ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot