news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Путин һәм Си Цзиньпин катнашында Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале төзелеше буенча Россия-Кытай меморандумы имзаланды

Меморандум Россия Транспорт министрлыгы, Кытайның үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты, “РЖД” ААҖ, "China Railway" тарафыннан имзаланды

  (Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә КХР Рәисе Си Цзиньпинның РФга визиты кысаларында Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале төзелеше буенча Россия-Кытай меморандумы имзаланды. «Россия 24» телеканалы трансляцияләгән имзалау тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин катнашты.

Меморандум Россия Транспорт министрлыгы, Кытайның үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты, “Российские железные дороги” ААҖ һәм "China Railway" тарафыннан имзаланды.

Элек «Коммерсантъ» газетасы белдергәнчә, меморандумга хезмәттешлекне база өлешләре генә кертелгән: инвестиция күләме һәм якларның төп вазифалары.

Басма мәгълүматларга караганда, Мәскәүгә Пекинның магистральне Кытай җиһазлары нигезендә төзү таләбе белән килешергә туры килә. Мөгаен, Россия Кытай инвестицияләре һәм кредитлары күләмен берникадәр арттыруга ирешә алыр. 302 млрд сум урынына тагын өстәмә 52 млрд сум бүлеп бирелергә мөмкин. Әмма КХР аның өчен дәүләт гарантияләре бирүне сорый.

Фотосурәт kremlin.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot