news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә пластик эшләнмәләр складында югалган 8 янгын сүндерүченең мәетләре табылган

Мәскәү көнчыгышындагы Гольяново районында урнашкан пластмасса эшләнмәләре складында чыккан көчле янгын сүндерелгән.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең көнчыгышында көчле янгын булган пластик эшләнмәләр заводында утка каршы көрәшкән 8 янгын сүндерүченең мәетләре табылган.

“Төп эзләнү эшләре алып барылган урында 8 янгын сүндерүче мәете табылды, соңгы минутка кадәр алар исәндер дигән өмет бар иде, - дип яза ТАСС ведомство хәбәренә сылтама белән. – Янгын көчле булу, температураның югарылыгы һәм куе төтен аркасында алар чыга алмаган”.

Янгын сүндерүчеләр түбәдә, газ баллоннары һәм компрессорлар шартлау куркынычы булганга, суыту максатыннан су япмалары урнаштырып йөргәннәр. Ә аңа кадәр алар, янгын урынына беренче килеп, разведка ясап, складта эшләүче 100 хезмәткәрне эвакуацияләгәннәр.

Алданрак 8 янгын сүндерүченең югалуы, элемтәгә чыкмаулары хәбәр ителгән иде.

Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын чыгуның төрле очракларын тикшерә. Шулай да төп сәбәпләрдән электр җиһазларының төзек булмыйча һәм электр үткәргечләрнең тузган булуы аркасында кыска ялганыштан чыгуны күрсәтәләр. Шулай ук янгын салкын һава шартларында җылыткыч куллану аркасында да  чыккан булырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100