news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “OSTA TATAR” проекты презентациясе уздырыла

Проектның төп максаты – татар әдәби телен белә торган кадрлар әзерләү.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). 6 апрельдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге конференция залында “OSTA TATAR” проекты презентациясе узачак. Бу хакта вәкиллек сайтындагы хәбәрдә белдерелә.

“OSTA TATAR” проекты татар әдәби телен куллану өлкәсен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Проектның төп максаты – медиа өлкә өчен татар әдәби телен белә торган кадрлар әзерләү.

Проектның җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Манзара” тапшыруының баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина. Ул проектны тәкъдим итү кысаларында  ораторлык сәнгате буенча татар телендә мастер-класс үткәрәчәк. 

Очрашуда аудитория алдында чыгыш ясаганда ничек каушамаска, үз-үзеңә ышаныч булдыру, текстларны истә калдыру техникасы белән танышу, микрофон белән дөрес эшләү турында да кызыклы мәгълүмат белә алачаксыз. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

Мастер-класста катнашу өчен гариза-анкета тутырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100