news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Әниләр көненә багышланган концертта романслар һәм эстрада җырлары яңгыраган

Кичәдә Татарстан Республикасының атказанган артисты Флюра Вафина башкаруында романслар һәм эстрада җырлары яңгыраган.

Мәскәүдә Әниләр көненә багышланган концертта романслар һәм эстрада җырлары  яңгыраган
tatar-congress.org

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә җырчы, җырлар авторы, композитор, Татарстан Республикасының атказанган артисты Флюра Вафинаның Әниләр көненә багышланган «Ана мәхәббәте яктысы» дигән концерты узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коцертта Флюра Вафина башкаруында романслар һәм эстрада җырлары яңгыраган.

Тамашачылар кичәнең кунагы – Мәскәү опереттасы солисты, Мордовия Республикасының атказанган артисты Валерий Ислякинның чыгышын да җылы каршы алган.

Җырчы иҗатын яратучылар әйтүенчә, Флюра Вафина үз эшчәнлеге белән милләтара дуслыкны саклауга зур өлеш кертә. Чөнки аның җырлары тормышка, хатын-кызга, Ватанга һәм үз халкыңа мәхәббәт белән сугарылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot