news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдә Нанотехнологияләр буенча II Халыкара форум ачылды
Нанотехнологияләр өлкәсендә тәүге тапкыр RUSNANOPRIZE-2009 Халыкара премиясен тапшыру форумда үзәк вакыйгаларның берсе булыр дип көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Мәскәүдә Нанотехнологияләр буенча II Халыкара форум уза. Аның эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров та катнаша, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Россия нанотехнологияләр корпорациясе оештырган форум программасына пленар утырыштан тыш, дискуссияләр, докладлар, фәнни-техник секцияләр, компанияләр, җиһазлар презентациясе кертелгән. Эшлекле программада һәм фәнни-техник секцияләрдә 36 илдән 685 доклад тыңланачак. Инновацияле икътисад институтлары, наноиндустриянең иминлеген тәэмин итү өчен сертификатлаштыру, метрология, стандартлаштыру һәм техник көйләү, нанотехнология продуктларын куллану, нанотехнологияләрне икътисадның төрле секторларында файдалану–форумда күтәреләчәк төп темалар булачак.
Форум кысаларында яшь галимнәрнең нанотехнологияләр өлкәсендә фәнни эшләренә Икенче бәйге дә узачак. Нанотехнологияләр өлкәсендә тәүге тапкыр RUSNANOPRIZE-2009 Халыкара премиясен тапшыру форумда үзәк вакыйгаларның берсе булыр дип көтелә. Шулай ук наноиндустрияләр өлкәсендә Россия яшьләр премиясен тапшыру каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot