Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кайтучыларга карантин өчен «больничный» әлегә түләнми
«Хәзерге вакытта „03 карантин“ коды белән „больничный“ акчаларын чит илләрдән кайтучыларга гына түләү күздә тотыла», — диде Павел Лоханов.
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кайтучыларга ике атналык карантин өчен «больничный» әлегә түләнми. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Павел Лоханов әйтте.
Ул каяндыр кайтып, ике атналык карантин өчен эшкә яраксызлык кәгазьләре бирелү һәм түләнү бары тик Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә гамәлгә ашырылганын искәртте. «Хәзерге вакытта „03 карантин“ коды белән „больничный“ акчаларын чит илләрдән кайтучыларга гына түләү күздә тотыла», — диде Павел Лоханов.
«Больничный”ларны без бирмибез, Сәламәтлек саклау министрлыгы бирә бит, без бары тик түлибез генә. Ниндидер карар нигезендә, Россиянең башка шәһәрләреннән кайтучыларга да „больничный“ кәгазьләре кертелсә, билгеле, түлибез. Ләкин Мәскәү, Петербургтан кайтып, карантинда утыручыларга түләнү турында Хөкүмәт карарында мәгълүмат юк», — диде фонд җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз