Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан авырып кайтучыларны коронавируска тикшерәләр
Дмитрий Лопушов әйтүенчә, табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән очракта, кешеләрнең Россиянең берәр шәһәрендә булып кайтуы исәпкә алына, ләкин даими медицина күзәтүе билгеләнми.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан ОРВИ билгеләре белән кайтучылар өчен коронавируска анализ ясала. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтте.
Аның сүзләренчә, табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән очракта, кешеләрнең Россиянең берәр шәһәрендә булып кайтуы исәпкә алына. Алар коронавируска тикшерелә.
Дмитрий Лопушов хәзерге вакытта мәҗбүри медицина күзәтүе чит илләрдән кайтучыларга гына каралган, Россия шәһәрләреннән кайтучылар өчен мәҗбүри табиб күзәтүе билгеләнми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз