news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдән “Сөембикә” турын сайлаган 37 хаҗи хаҗга китте

“Сөембикә” туры Согуд Гарәбстанына озак вакытка бара алмаучыларга исәпләнгән

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). 11 ноябрьдә Мәскәүдән “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗилар мәркәзе аша “Сөембикә” турын сайлаган 37 хаҗи хаҗга китте. Әлеге тур бик уңайлы турлардан санала.

“Сөембикә” туры Согуд Гарәбстанына озак вакытка бара алмаучыларга исәпләнгән. Аның буенча барган һәр мөселманга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә. Хаҗилар Мәккә шәһәрендәге Изге “Әл Харам” мәчетеннән 800 метр ераклыкта урнашкан кунакханәдә яши. Бу хакта “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗилар мәркәзе матбугат үзәге хәбәр итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100