news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

Чарада Татарстан Республикасы да актив катнашты

(Мәскәү, 21 март, «Татар-информ»). 20 мартта Мәскәүдә яз килүне "Нәүрүз-2016" дигән зур концерт белән билгеләп үттеләр. Быел әлеге чара ВДНХда узды.

Бәйрәмне Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт, төбәкара элемтәләр һәм туристлык департаменты якын һәм ерак чит илләр илчелекләре, РФ субъектлары вәкиллекләре һәм милли иҗтимагый оешмалары катнашында оештырган. Нәүрүзгә 15 меңнән артык кеше килгән иде. Татарстан Республикасыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.

Чараны Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт, төбәкара элемтәләр һәм туристлык департаменты җитәкчесе Владимир Черников һәм Президент администрациясенең Милли сәясәт департаменты җитәкчесе Татьяна Вагина ачты. 

Бәйрәм кунакларын яз җитү белән Әзербайҗанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Полад Бүл-Бүл оглы да котлады. 

Бәйрәм концертында Россия һәм БДБ илләреннән башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнашты. Нәүрүзгә килүчеләр төрле милләтләрнең тәм-томнарыннан авыз итте, гамәли сәнгать үрнәкләре белән танышты.

Гала-концертта  Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Сөмбел Билалова, "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Тольяттидан "Идел" татар җыр ансамбле катнашты. Концертның икенче өлешендә Мәскәүнең милли иҗтимагый берләшмәләре иҗат ансамбльләре һәм фольклор коллективлары чыгышлары бизәде, дип хәбәр итә ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.          

news_right_1
news_right_2
news_bot