news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Нәүрүз-2020» гомумшәһәр бәйрәме үткәрелмәячәк

Әлеге карар Мәскәү мэры Сергей Собянинның 2020 елның 5 мартындагы карары («Югары әзерлек режимы кертү турында») нигезендә кабул ителде.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты 22 мартта башкалада планлаштырылган «Нәүрүз-2020» гомумшәһәр бәйрәменең үткәрелмәячәге турында белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге карар Мәскәү мэры Сергей Собянинның 2020 елның 5 мартындагы карары («Югары әзерлек режимы кертү турында») нигезендә кабул ителде.

«Быел Нәүрүз бәйрәмендә 50 меңнән артык кеше катнашырга тиеш иде. Бездә барысы да әзер иде инде. Әмма бәйрәм үткәрелмәячәк», - дип ачыклык кертте Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков «ТАСС» агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Әлеге чара Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә быел 15нче тапкыр узарга, гомумшәһәр бәйрәмендә Татарстаннан да вәкилләр катнашырга тиеш иде. Чараны башка вакытка күчерү турында карар кабул ителсә, бу хакта аерым хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot