news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Музыкаль Татарика" татар музыкаль кичәләре циклы башлана

Музыкаль кичәләрне "Идел" татар вокаль-хор ансамбле белән "Яңарыш" Татар клубы оештырачак.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүнең “Идел” татар вокаль-хор ансамбле белән “Яңарыш” татар клубы “Музыкаль Татарика” дип исемләнгән татар музыкаль кичәләре циклын башлап җибәрә. Беренче кичә “Дом на Патриарших” мәдәният үзәгендә 10 июньдә 15.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә “Яңарыш” клубы.

Программада – татар халык җырлары, композиторларның классикага әверелгән әсәрләре, заманча татар җырлары. Наил Гарифҗанов җитәкчелегендәге, шулай ук Сания Шакирова дирижерлык иткән “Идел” ансамбле озын көйләр дә, биюле җырлар, такмаклар, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Рим Хәсәнов иҗат иткән танылган романслар да башкарачак.

Татар мәдәнияте һәм музыкаль сәнгате белән таныштыручы мондый музыкаль кичәләр Мәскәүдә даими үткәрелеп торыр дип көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100