news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә музыка һәм футбол фестивалендә татар артистлары беренче тапкыр катнаша

Алып баручы Фәнил Вакказов әйтүенчә, фестивальдә футбол уены белән иҗади чыгышлар үрелеп барачак.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Татар артистлары командасы 11-12 декабрьдә Мәскәүдә узачак төбәкара футбол турнирында катнаша. “Арт – футбол – Россия” футбол-музыкаль фестиваленә татар җырчылары беренче тапкыр чакырылган. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына алып баручы Фәнил Вакказов хәбәр итте.

  • “Мәрхәмәт байрагы астында” акциясе авыру балаларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Чара кысаларында “Арт – футбол – Россия” фестивале 2007 елдан бирле үткәрелә.

Татар командасы составына «Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, танылган эстрада җырчылары Илнар Ялалов, Фәрит Низамиев, Риназ Фазлыйәхмәтов, Айрат Сафин һәм DJ Радик, татар чараларын алып баручылар Фәнил Вакказов белән Илшат Вакказов, Казан опера hәм балет театры артисты Якуп Галимов, Венера Ганиева студенты Инсаф Бәдретдинов керәчәк.

Команда футбол белән кызыксынучы һәм шөгыльләнүче артистлардан оешкан. “Без быел турнирда беренче тапкыр гына катнашабыз. Баруыбызның максаты – күреп кайту һәм Россия төбәкләреннән килгән 16 команда футболчылары, күренекле шәхесләре белән аралашу, танышу”, - диде Фәнил Вакказов.

“Арт – футбол – Россия” фестивалендә футбол белән иҗат үрелеп барачак. Командалар футбол гына уйнап калмас, үзләренең концерт номерларын да күрсәтер дип көтелә. Турнир зур концерт белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100