news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Муса Җәлилне искә алу кичәсе үтте

Мәскәүдә Муса Җәлилне искә алу кичәсе үтте

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Кичә Мәскәүнең Милләтләр йортында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан танылган татар шагыйре, Советлар Союзы каһарманы Муса Җәлилне искә алу кичәсе узды. Очрашуны Мәскәүнең Төбәкара элемтәләр һәм милли сәясәт комитеты, Россиянең Язучылар берлеге, А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты һәм башкаланың төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте оештырды.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Татар милли мәгърифәт үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов мөрәҗәгать итте. Ул Муса Җәлилнең Ленин премиясе лауреаты һәм СССР Герое булуын искә төшереп үтте, ә Советлар Союзы тарихында бу – бердәнбер очрак. Этномәдәни татар компонентлы мәктәпләрнең укучылары шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, ә икенче сыйныф укучысы Гүзәл Фатыхова Мәскәүнең төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәсим Акчуриннан мактау грамотасы алды.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара эшләр институты профессоры, тарих фәннәре докторы, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүче белгеч Абдулхан Әхтәмҗан шагыйрьнең биографиясе, аның Мәскәүдә, “Отвага” фронт газетасында, “Идел-Урал” газетасында эшләгән еллары, каһарманлыгы турында сөйләде. “Бу көннәрдә безнең бурыч – барлык сугыш ветераннарын искә алу. Истә тоту һәм хөрмәтләү – хәзер без алар өчен эшли алган иң мөһим әйбер”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot