Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичә үтте
Мәскәүнең Братеево районындагы 150 нче китапханәдә Муса Җәлилнең иҗатына һәм тормышына багышланган китап күргәзмәсе ачылды.
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”) Мәскәү шәһәренең Братеево районында яшәүчеләр Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичә уздырды, дип хәбәр итә Братеево районы интернет-газетасы.
Бәйрәм кичәсе шәһәрнең 150 нче китапханәсендә оештырылган. Биредә Муса Җәлилнең иҗатына һәм тормышына багышланган китап күргәзмәсе ачылган. Кунак буларак кичәгә башкаланың Братеево һәм Зябликово районнарында яшәүче ветераннар һәм Ленинград блокадасын кичерүчеләр җәмгыяте әгъзалары чакырылган. Концерт башланыр алдыннан алар Ватан өчен гомерләрен биргән батырлар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алган. Концерт программасында “Мир молодых” һәм “Маяк” үзәкләре иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Ветераннарга чәчәкләр бүләк итеп, алар өчен чәй табыны да әзерләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз