Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Чарада шагыйрьнең кызы да катнашты.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилне искә алдылар. Быел герой-шагыйрьнең тууына 116 ел тула. Бу хакта ТР ның Россиядәге вәкиллегендә сөйләделәр. Әлеге чара вәкиллек инициативасы белән оештырылды.
Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр куюда аның кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Харисов, М.Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп директоры һәм укучылары катнашты.
Ел саен үткәрелә торган чарага шулай ук хәрби хезмәткәрләр, кадетлар, Мәскәүдән татар активистлары һәм монумент булган «Зябликово» районында яшәүчеләр дә кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз