news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә ачык ишекләр көне була

Бу көнне кунаклар укучылар белән бергә өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек фестивалендә катнаша алачак.

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә ачык ишекләр көне була
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 23 март көнне Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы мәктәп ачык ишекләр көненә чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Бу көнне кунаклар укучылар белән бергә өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек фестивалендә катнаша алачак. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләре буенча ачык дәресләр узачак.

Теләге булган һәркем мәктәп музейларында да була ала.

Чара 9.30 сәгатьтә башлана.

  • 1186 нчы номерлы этномәдәни татар компонентлы урта гомуми белем бирү мәктәбе Мәскәүдә 1997 елда ачыла. 2006 елдан ул герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Мәктәп ишегалдында бөек шагыйрьгә һәйкәл куелган.
  • Мәктәптә берничә музей булдырылган: «Татар мәдәнияте һәм көнкүреше», «Разведка легендалары», «Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп тарихы» һәм «Дөнья мәдәнияте галереясы».

news_right_1
news_right_2
news_bot