Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәп «Батырлык гасырларда сакланыр» бәйгесен башлады
Анда Мәскәү шәһәре һәм Россия төбәкләре Мәгариф департаментының белем бирү оешмалары, шулай ук балалар йортлары, мәктәп-интернатлар, әдәби студияләр, яшәү урыны буенча клублар балалар иҗат коллективлары катнаша ала.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбендә ел саен үткәрелә торган «Батырлык гасырларда калачак» Төбәкара ачык конкурсы була. Ул Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 114 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Конкурс белем бирү процессында һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларны гражданлык-патриотик һәм эстетик яктан тәрбияләүне нәтиҗәле итүдә иң яхшы педагогик эшләрне, эш формаларын ачыклау максатыннан үткәрелә. Балаларны Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үрнәгендә тәрбияләү күз алдында тотыла.
Анда Мәскәү шәһәре һәм Россия төбәкләре Мәгариф департаментының белем бирү оешмалары, шулай ук балалар йортлары, мәктәп-интернатлар, әдәби студияләр, яшәү урыны буенча клублар балалар иҗат коллективлары катнаша ала.
Бәйге өч яшь төркемендә (5 яшьтән 9 яшькәчә, 10 яшьтән 13 яшькәчә, 14 яшьтән 18 яшькәчә) «Җыр» һәм «Вокал», «Нәфис сүз», «Иң яхшы авторлык шигыре» һәм «Проза жанрында иң яхшы авторлык эше», «Иң яхшы укыту-тикшеренү эше», «Иң яхшы проект эше» номинацияләрендә узачак.
Конкурс 20 декабрьдән 14 февральгә кадәр өч этапта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз