Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узачак
Мостай Кәрим – күпмилләтле совет һәм Россия әдәбияты классигы, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең Кече театрында Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Кичәдә тамашачылар игътибарына Саида Медведеваның «Мастерская» кинокомпаниясендә төшерелгән «Мостай» документаль фильмының премьерасы тәкъдим ителәчәк.
Картинаны төшерүдә Россиянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, театр һәм кино артистлары катнашкан. Алар арасында Владимир Спиваков, Никита Михалков, Сергей Безруков, Чулпан Хаматова һ.б. бар. 60 минутлык фильм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган. 20 октябрьдә «Мостай» фильмы «Россия 1» телеканалында күрсәтеләчәк.
- Мостай Кәрим – күпмилләтле совет һәм Россия әдәбияты классигы, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе. Ул 100дән артык шигырь һәм проза җыентыгы, 10нан артык драма әсәре авторы.
- Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең рәсеме урын алган почта маркасы әйләнешкә чыкты, ә Россия Үзәк банкы истәлекле көмеш акча чыгарды.
- 2019 елның сентябрендә «Мустай Карим» круиз лайнеры суга төшерелде. Быелның сентябрендә Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повестена нигезләнгән нәфис фильм киң прокатка чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз