news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Минтимер Шәймиев турында китап тәкъдим ителде

Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә узган кичәдә китапның баш герое үзе дә катнашты.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”) Бүген Мәскәүдә “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, бүген республиканың Дәүләт Киңәшчесе вазифасын башкарган Минтимер Шәймиевкә багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә оештырылган кичәдә китапның баш герое үзе дә катнашты. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

Очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин алып барды. Китап чыгу вакыйгасы белән Татарстанның Дәүләт Киңәшчесен Мәскәүнең экс-мэры Юрий Лужков тәбрик итте. Ул Минтимер Шәймиевнең Татарстан үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Кичәгә шулай ук Фарис Харисов, Валерий Баранов, Николай Сванидзе, Владислав Фронин кебек хәрбиләр һәм журналистлар чакырылган иде.

Минтимер Шәймиев котлауларга җавап итеп, дәүләт эшендә иң мөһиме – кешеләргә мәхәббәт, диде. “Әгәр кешеләрне яратмасаң, хакимияткә барасы юк. Шулай ук көчеңнән килгәнне генә вәгъдә итәргә кирәк. Әзрәк вәгъдә итеп, күбрәк эшләвең яхшырак, чөнки вәгъдә иткәннең бик әзен генә эшли алмасаң да бу инде исәпкә алынмаячак”, - дип искәртте Татарстанның беренче Президены.

590 битлек китапны танылган журналист Игорь Цыбульский белән берлектә Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре Нурсөя Шәйдуллина язган. Кичәдә авторлар да катнашты.

 
Татарстанның Россиядәге вәкаләтлеге вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә азагында Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы - Чулпан Җәлилова белән Равил Әхмәтшин Минтимер Шәймиевкә һәм Юрий Лужковка Муса Җәлилнең 110 еллыгына ясалган истәлекле медальләр тапшырды. Минтимер Шәймиев кунакларга автографлары китапларын бүләк итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100