news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә мина куелу турындагы шалтыратулар сәбәпле йөздән артык бина эвакуацияләнгән

Ил башкаласында мондый ялган шалтыратуларның саны 100дән артын киткән.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә мина куелу турындагы шалтыратулар сәбәпле йөздән артык бина эвакуацияләнгән, дип яза РБК. Мәскәүдә Ярославский, Курский, Белорус һәм Казан вокзалларында эвакуация үткәрелгән. Внуково, Шереметьево һәм Жуковский аэропортлары, телефон янауларына карамастан, эшләрен штат режимында дәвам иткән.

Иртәнге уннан төрле оешмаларга – югары уку йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, административ биналарга эвакуация турында дистәләгән хәбәрләр килә башлаган. Бер сәгать дәвамында мондый 26 шалтырату алынган.

Телефон янаулары аркасында Мәскәү үзәгендәге иң зур кунакханәләрнең берсе – Marriott Grand Hotel эвакуацияләнгән. Шулай ук «Атриум», «IKEA Теплый стан», «Мега Белая дача», «Метрополис» һәм «Океания» кебек берничә сәүдә үзәгендә дә мондый ашыгыч хәл башкарылган

Ил башкаласында мондый ялган шалтыратуларның саны 100дән артын киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100