Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә милли кадрлар әзерләү максатыннан студентлар белән очрашу уздырыла
“Штаб” клубы 7 февральдә медицина институты студентларын түгәрәк өстәлгә чакыра.
(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 7 февраль көнне “Штаб” клубында Мәскәү медицина институтында укучы татар студентлары катнашында түгәрәк өстәл утырышы узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәү татарларының "Штаб" клубы координаторы, меценат Рөстәм Ямалеев җиткерде.
Татарларны берләштерү максаттаныннан эшләүче “Штаб” клубы хәрбиләр, табиблар, эшкуарлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында төрле проектлар алып бара. Проект кысаларында яшьләр елга бер җыелып, көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышалар, тәҗрибә туплыйлар.
“Элекке җитәкчебез Фикрәт Табиевның эшен дәвам итәбез. Ул безгә ике юнәлешне дәвам итәргә кушты: беренчесе – татар мәдәниятен һәм телен саклау өчен көрәш, икенчесе – татар кадрлары әзерләү. Кадрлар татарлар булса, алар милләтне үстерүдә зур ярдәм күрсәтәчәкләр. Шуңа күрә "Штаб" каршында төрле юнәлештәге клублар оештырыла. Шул рәвешле яшьләр аралаша, таныша, берләшә. Гомумән, татар яшьләренә зур игътибар бирергә кирәк“, – ди Рөстәм Ямалеев.
Түгәрәк өстәл утырышы сәламәтлек саклау системасына югары һөнәри осталыктагы табиблар җитешмәүгә багышланган. Студентлар белән очрашуга танылган белгеч-табиблар да чакырылган. Алар тәҗрибә уртаклашудан тыш, сәламәтлек саклау өлкәсендә яшәп килгән проблемалар турында сөйлиячәкләр. Оештыручылар бу чарада 60 ка якын кеше катнашыр дип өметләнә.
“Түгәрәк өстәл” Мәскәү шәһәренең яшьләрендә кызыксыну уяткан. “Штаб” лидеры Рөстәм Ямалеев билгеләгәнчә, түгәрәк өстәл утырышын яшьләр өчен заманча идеяләр һәм проектлар ярдәмендә кызыклы итәргә кирәк.
“Очрашулар Таганка урамындагы фатирда була. Студентлар мондый чараларны көтеп алалар. Белгечләргә алдан сораулар әзерләп куялар. Без аларны җыеп, баш табибларны, академикларны чакырып, үзара аралаштырып эш алып барабыз. Яшьләрнең бүген без тормышта уңышлы кеше булуын, зур дәрәҗәләргә ирешүен телибез, шул фикерне сеңдерәбез, киңәшләр бирәбез. ”Штаб”ның бер генә көн дә кешесез торганы юк. Көн саен "Штаб" аша йөзләп кеше уза. Проектларыбыз дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын иде”, - клуб җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз